ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 август 2024, 10:25

Республикабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннан

Кичә, 29 августта, Чакмагыш үзәк китапханә хезмәткәрләре җәйге уку залында Башкортстан Республикасында узачак сайлауларга багышланган “Сайлаулар. Җәмгыять. Киләчәк” дип исемләнгән хокукый чара үткәрде.

Республикабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннанРеспубликабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннан
Республикабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннан

Китапханәче Гөлназ Бикташева китап укучыларга сайлауларның нәрсә икәнлеге һәм аларның ничек оештырылуы турында сөйләде, сайлауларның гражданнарның тавыш бирү юлы белән илебез җитәкчеләрен билгеләү ысулы булуын аңлатты, әлеге мөһим чарага бәйле төп төшенчәләр: сайлау исемлеге, сайлау участогы һәм комиссиясе белән таныштырды. Чарада катнашучылар шулай ук «Сайлау хокукы» танып-белү викторинасында катнашып, белемнәрен ныгыттылар. Китап сөючеләр игътибарына әлеге тема буенча әдәбият һәм вакытлы матбугат җыелмасы тәкъдим ителде.

Республикабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннан
Республикабызда мөһим сәяси вакыйга алдыннан
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас