ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
30 август 2024, 07:05

Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!

Авыл командалары арасында мәктәп укучылары спартакиадасы чемпионы һәм "КЭС-Баскет" республика лигасы призеры булган «Буревестник» командасы белән очрашу вакытында баскетболчы кызлар муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеевка баскетбол щитларын яңартуны сорап мөрәҗәгать иткән иделәр.

Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!

 Реканс Фәнил улы районыбыз данын лаеклы яклаучы спортчыларыбызның үтенечен игътибарсыз калдырмады. Аларга профессиональ баскетбол стойкасы сатып алынды һәм ул Балалар һәм яшүсмерләр мәктәбендә урнаштырылды. Шушы көннәрдә баскетболчы кызларыбыз Бөре командасы белән иптәшләрчә матчта щитларны сынап карарга да өлгерде. Алар заманча спорт инвентарына бик куандылар һәм алга таба да тырышып күнегүләр ясарга вәгъдә иттеләр. Тренер Илсөяр Өлфәт кызы Басыйрова һәм аның тәрбияләнүчеләренә киләсе сезонда да уңышлар, яңа җиңүләр теләп калабыз.

Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Яңа уку елы алдыннан баскетболчы кызларга шәп бүләк!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас