+22 °С
Яңгыр
Бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев район хакимиятенең зур утырышлар залында учреждениеләр, предприятиеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, сайлау участок комиссиясе рәисләре белән берлектә сайлауларга әзерлек һәм оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Районның барлык 43 участок сайлау комиссиясе дә үз эшен башлады һәм тавыш бирүне уздырырга әзер. 6, 7, 8 сентябрьдә алар сайлаучыларны 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр көтәләр. Киңәшмәдә төп сайлау комиссияләре белән берлектә мөһим сәяси чараны югары дәрәҗәдә оештыру бурычы куелды.