+24 °С
Дождь
Аларны һәр җирдә көтеп алалар. Кичә алар “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы игенчеләре алдында концерт программасы белән чыгыш ясады. Артистлар игенчеләргә бәхетле ял һәм аралашу минутлары бүләк иттеләр. Биредә район мәдәният йорты иҗат коллективларының җырлары һәм биюләре башкарылды. Урып-җыю чорында агитбригада бай эчтәлекле концерт программасы күрсәтергә тырышты. Кырда, ындыр табакларында намус белән хезмәт итүче басу уңганнары күңелдә соклану тудыра. Сәхнә осталары башкаруындагы җыр-биюләр аларга авыр, катлаулы эшләрендә яңа көч-дәрт өстәсен.