Моннан тыш, гаилә белән килгән сайлаучыларга (шул исәптән балаларга да) QR-билетлар тапшырыла. Аларны кулланып кыйммәтле призлар отарга мөмкин. Моның өчен бары тик сайлау участогына килеп тавыш бирергә һәм шушы билетларны сайтта теркәргә кирәк булачак. Ә артабан инде рахмат102.рф сайтыннан, яки “Бәйләнештә” (“ВКонтакте”), “Телеграм” социаль челтәрләреннән яңалыкларны карап барасы гына кала. QR-билетларны 6 сентябрьнең 8.00 сәгатеннән 8 сентябрьнең 21.00 сәгатенә кадәр сайтта теркәргә мөмкин. 1 телефон номерына теркәлгән билетлар саны 5тән артык булса, исәпкә алынмый.
“Рәхмәт-2024” акциясе чикләрендә Башкортстан сайлаучылары арасында уйнатылган призлар арасында бер бүлмәле фатирлар һәм башка кыйммәтле призлар булачак, дип хәбәр ителде “Башинформ” агентлыгында үткән матбугат конференциясендә.
Аны оештыручылар әйтүенчә, язгы акциядән аермалы буларак, бер генә түгел, төбәк башкаласындагы берничә фатир уйнатылачак. Аларны бәхетле билетлар ияләренә “Рәхмәт-2024” акциясенең генераль партнеры – Уфа шәһәренең Инвестиция-төзелеш комитеты тапшырачак.
Сайлауларда катнашып, үз уңышыгызны сынап карарга чакырабыз!