Шушы көннәрдә район хәрби комиссариатында махсус хәрби операциясе зонасына контракт буенча хезмәткә баручы якташларыбызны озаттылар. Аларның һәркайсы үзе өчен мөһим һәм җаваплы карар кабул итте – үзебезнекеләргә ярдәм итәргә һәм илебезне якларга! Бу чын батырлык, рухи көч һәм ватанпәрвәлек үрнәге! Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аларның якыннары, туганнары үзләре теләп хәрби хезмәткә баручыларга исән-имин лаеклы хезмәт итеп кайтуларын теләде. Яугирләргә кушылырга һәм контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр Чакмагыш районы хәрби комиссариатына түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Чакмагыш авылы, Ленин урамы, 51. Тел.8 (34796) 3-18-67. Тулырак мәгълүмат белән https://clck.ru/34ZW7C сайтында, "Доброволец Башкортостана" https://clck.ru/34ZW7D телеграм-каналында таныша аласыз.