Алар еш кына юл хәрәкәтендә катнашучыларның үлеменә, сәламәтлегенә һәм милкенә зыян салуга китерә. Юлларда үзеңнең һәм балаңның гомерен саклауның иң яхшы ысулы – юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү, хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшереп тору. Шушы максатны күз уңында тотып, Сыйрышбаш авылының төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2, 4 сыйныфларында "Юл хәрәкәте иленә сәяхәт" дип аталган юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча класс сәгате үткәрелде. Чараның максаты – укучыларда урамда, юлда йөргәндә үзеңне дөрес тотуны формалаштыру, иҗади сәләтләрне, фикерләүне үстерү. Балалар өйрәнелгән кагыйдәләрне искә төшерделәр, биремнәрне үтәделәр. Уен эшчәнлеге барышында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәр ныгытылды. Балалар табышмаклар, ребусларны да бик теләп чиштеләр, юл билгеләрен атадылар, мәкальләр һәм әйтемнәрне кабатладылар. Чара укучыларга юлда үз-үзләрен тоту культурасы турында белемнәрен арттырырга һәм аларны практикада кулланырга өйрәнергә ярдәм итте.