ИГЕНЧЕ
+25 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
5 сентябрь , 11:35

“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә

“Игътибар – балалар!” республика профилактика акциясе кысаларында Иске Калмаш урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте активистлары Балачак навигаторлары белән берлектә «МОТО-ВЕЛО-СИМ» девизы астында акция оештырды.

“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә
“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә

Аның максаты – балигълык яшенә җитмәгән мотоцикл, велосипед һәм индивидуаль мобильлек чараларын йөртүчеләр катнашлыгында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау. Чарада катнашучылар яшь велосипедчылар белән машина юлында үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында фикер алыштылар. Бигрәк тә юлның көтелмәгән тигезсезлеге яки кискен тормозлау тигезлекне югалтуга китерергә мөмкин булуына игътибар юнәлтелде. Акция чикләрендә шулай ук велосипедчылар өчен актуаль булган рөхсәт ителгән һәм тыелган юл билгеләре, шулай ук велосипед һәм самокат белән идарә итүнең төп кагыйдәләре кабатланды. Бу кагыйдәләрне белү һәм үтәү балаларга бәхетсезлек очракларына юлыкмаска ярдәм итәчәк һәм юлдагы хәвефсезлекне тәэмин итәчәк. Чара ахырында укучыларга “Яшь велосипедчылар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре” белешмәлекләре таратылды.
Биредә алган мәгълумат һәммәсенә дә белемнәрне ныгытырга ярдәм итте һәм юлда игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген искәртте.

“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә
“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә
“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә
“Игътибар – балалар!” акциясе чикләрендә
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: