+28 °С
Болытлы
«Ялкын» агитбригадасы төшке аш вакытында хезмәтчәннәргә “Игенчегә дан җыры” концерт программасын тәкъдим итте. Басу уңганнары һәр чыгышны җылы кабул иттеләр, җыр-моң аларның күңелләрен күтәрде, хезмәткә дәртләндерде. Агитбригада составындагы китапханәче Рива Исаева концертны алып барды, якташ шагыйрьләрнең туган як, авыл хезмәтчәннәре турында шигырьләрен укып ишеттерде. Шулай ук ул хезмәтчәннәрне яңа әдәбият һәм яңа вакытлы матбугат белән таныштырды Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре агитбригадада катнашучыларга матур концерт программасы өчен рәхмәт белдерделәр.