+22 °С
Яңгыр
Безнең һәркайсыбызның үз гаиләсе бар һәм без аның турында кайгыртырга һәм бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиешбез. Гаиләдә патриотлык, якыныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт, кылган гамәлләрең өчен җаваплылык кебек мөһим гомумкешелек кыйммәтләре салына. Балалар ихлас үз гаиләләренең традицияләре һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Чара барышында аларның нинди гаилә традицияләре булуын ачыкладылар, әлеге тема буенча мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр.