ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
5 Сентября 2024, 06:10

Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга

Сайлаулар алдыннан Ррапат модельле китапханәсендә “Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга” дип исмеләнгән Башкортстан Республикасы Башлыгын һәм муниципаль район Советы депутатларын сайлауга багышланган мәгълумат сәгате үтте.

Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйгаСайлаулар – мөһим сәяси вакыйга
Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга

Китапханәче Ирина Кинҗәбаева сайлауларның нәрсә икәнен һәм аларның ничек оештырылуы турында сөйләде, аның – безнең ил җитәкчеләрен гражданнар тавыш бирү юлы белән билгеләү ысулы булуын аңлатты. Балалар сайлауларның төрләре, шул исәптән Президент сайлаулары, аларның үзенчәлекләре һәм процедуралары турында белделәр. Әлеге мөһим сәяси чарада ничә яшьтән катнашырга мөмкин икәнен, ни өчен тавыш бирү яшерен булырга тиешлеген, сайлау участокларында технологик җиһазлар – махсус кабиналар, тартмалар ни өчен кирәклеге турында мәгълумат алдылар. Чара ахырында укучылар өчен «Мин – булачак сайлаучы» викторинасы үткәрелде һәм мәгълүмати күргәзмәгә күзәтү ясалды.

Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга
Сайлаулар – мөһим сәяси вакыйга
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас