+24 °С
Яңгыр
Тозлыкуш урта мәктәбендә әти-әниләр һәм җәмәгатьчелек алдында полициянең участок уполномоченныйлары бүлеге һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсе начальнигы Руслан Илһам улы Төхбәтуллин чыгыш ясады. Ул юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган очракта әти-әниләр өчен хокукый нәтиҗәләр, балаларны транспортта йөрткәндә аларның шәхси җаваплылыгы, аеруча җәяүлеләргә юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәклеге турында сөйләде.