+22 °С
Яңгыр
Бүген район үзәгендә яшәүче Кооператив урамының өлкән яшьтәге хөрмәтле кешесе – 95 яшьлек Мөсәлләфә әби Нәсхөтдинова да тавыш бирергә үзе килгән. Тавыш бирүгә җитди караган, үз гомерендә бер генә дә сайлауны калдырмаган хезмәт ветераны һәммәсендә дә тик соклану хисләре генә уятты. Сайлау комиссиясе әгъзаларының: “Бәлки өегезгә килеп сайлатыргадыр?” – дигән соравына да ул: “Юк, кирәкми, рәхмәт, балакайларым. Аякларым йөргәндә. сайлауга үзем барам!” – дип җавап кайтарган. “Һәммәгезгә дә исән-сау эшләргә, без күргән сугыш михнәтләрен күрмичә, бәхетле, имин тормышта яшәргә насыйп булсын”, – диде өлкән яшьтәге сайлаучыбыз.
Илсөяр Гайсина
#выбираемГлаву
#Башкортостан
#Чекмагушевскийрайон