Участок сайлаучылары иртә таңнан ук зур җаваплылык хисе белән гражданлык һәм патриотлык бурычын үтәргә килә. Алда үткән байтак сайлаулардагы кебек, бүген дә участокта иң тәүгеләрдән булып үзе лаеклы дип исәпләгән кандидатлар өчен Г. Латыйпов урамында яшәүче Зөфәр һәм Фина Кашаповлар бюллетеньнәрне сайлау тартмасына төшерде. Өлкән буын вәкилләре һәрчак илдә, республикада һәм районда гамәлгә ашырылган сәяси вакыйгаларга җаваплы карарга күнеккән. Ил-җирләребезгә иминлек, тынычлык теләп тәүге бюллетеньнәрне сайлау тартмасына салды алар. Күркәм традиция буенча сайлау комиссиясе әгъзалары агымдагы тавыш бирү кампаниясенең беренче сайлаучысына истәлекле бүләк тапшырды. #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3262УИК