Тавыш бирү өч көн дәвам итә. Сайлау участоклары иртәнге сәгать 8.00дән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Аларда сайлауларның ачыклыгын һәм дөреслеген кандидатлар, сәяси партияләр һәм Җәмәгатьчелек палатасы тарафыннан билгеләнгән күзәтүчеләр тәэмин итәчәк. Тавыш бирүнең тәүге көне булган 6 сентябрь иртәсендә районның барлык 43 сайлау участогы да нәкъ иртәнге 8. 00 сәгатьтә ачылды. Чакмагыштагы Октябрьнең 70 еллыгы урамында урнашкан 3262нче санлы сайлау участогында да тавыш бирүнең тәүге иртәсендә бу мизгелләрдә Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады. Тавыш бирү өчен тәгаенләнгән бина сайлауларны үткәрүгә тулысынча әзер. Күзәтүчеләр өчен урыннар тәгаенләнгән, сайлаучылар исемлеге һәм сайлау бюллетеньнәре тиешле тәртиптә әзерләнгән, бинада яшерен тавыш бирү өчен аерым кабинкалар җиһазланган, сайлаучылар өчен кирәкле мәгълүматлар урнаштырылган стенд булдырылган. Участок ачылыр алдыннан сайлау комиссиясе әгъзалары күзәтүчеләргә буш стационар һәм күчмә тартмаларны күрсәтеп, аларның күз алдында бу тартмаларны кануният таләпләре буенча мөһерләделәр. Өч көн дәвам итәчәк сайлауларда бу участокта зур эш тәҗрибәсенә ия булган комиссия әгъзалары эшләячәк. Алар эш башлаган тәүге минутлардан ук сайлаучылар килә башлады.