+28 °С
Болытлы
3257нче участок рәисе Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова белдерүенчә, Балалар иҗат үзәгендә урнашкан сайлау участогында сайлаулар тыныч, имин шартларда үтә. Бирегә әлеге участокка караган төрле яшьтәге чакмагышлылыр гражданлык бурычын үтәргә килә. Әйтик, 90 яшьлек Лүзә Нурлыгаян кызы кызы бүген беренчеләрдән булып тавыш бирергә килгән. Моның өчен аңа күчтәнәчкә чәй бүләк иткәннәр. Гаиләләре белән килүчеләр дә биредә аз түгел. Ә инде үзләре килә алмаган сайлаучыларга алдан бирелгән заявкалар буенча өйләренә барып сайлату оештырыла.
Илсөяр Гайсина
#выбираемГлаву
#Башкортостан
#Чекмагушевскийрайон
#3257УИК