Участокка гаиләләр белән дә киләләр. Высоковольтная урамында яшәүче Альбина Ибраһимова гимназиядә укучы кызы Милана һәм улы Максим белән килгән. Милана хәзер инде паспорт алган булса да, әлегә балигълык яшенә җитмәгәнлектән, сайлау хокукына ия түгел. Тик шулай да берничә елдан ул да участокка килеп, яшь сайлаучы сыйфатында үз фикерен белдерә алачак вакытны түземсезлек белән көтә. "Сайлау участогына балалар белән килү мөһим дип исәплим. Чөнки бүген без балаларның, үзебезнең киләчәкне хәстәрләп лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирәбез. Балалар да бездән күреп, үзләре яшәгән җәмгыять өчен җаваплылык тоеп, шулай ук сайлауларга килерләр", — ди Альбина. Алсу һәм Рәфис Нурмөхәммәтовлар да сайлау участогына гаиләләре белән килде. 9 яшьлек Альмир, 5 яшьлек Ризван, 2 яшьлек Камил һәм Мәдинә дә әти-әниләреннән үрнәк алып, киләчәктә шулай ук илебез, республикабыз һәм районыбызның лаеклы гражданнары булырлар дип ышанырга ныклы нигез бар. Участокта алдагы сайлаулардан ук дәвам итеп килгән күркәм традиция буенча, кечкенә "сайлаучыларга" татлы күчтәнәч тә тапшырыла. #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3262УИК