ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
7 сентябрь 2024, 04:15

93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде

Районыбызда 93 яшьлек Анастасия Ермолаевна Полякованы белмәгән кеше сирәктер.

93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде
93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы ветераны, "Березка" рус халык ансамблен оештыручы, аның элеккеге җитәкчесе бүген дә актив тормыш позициясе, ватанрәрвәрлеге белән аерылып тора. Аның җитәкчелегендә ансамбль Бөтенсоюз, республика фестивальләрендә, конкурсларында катнашып, күп тапкырлар лауреат исемен яулады. 3257 сайлау участогы әгъзалары хөрмәтле Анастасия Ермолаевнаның йортына барып, гражданлык бурычын үтәргә ярдәм итте. Ул аларны шат елмаеп, күтәренке кәеф белән каршы алды. #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3257УИК

93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде
93 яшьлек Анастасия Ермолаевна өендә тавыш бирде
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас