+17 °С
Ачык
Әйтик, Тайняш авылындагы 3269 сайлау участогына бүген ял көнендә Вадим һәм Инга Хилаҗевлар сайлауга 5 баласы белән бергә килгәннәр. Шушы ук авылда яшәүче Раушания Галләмова да мөһим вакыйгада 3 кызы белән катнашкан. "Сайлауда өч балам белән катнаштым. Бу безнең өчен мөһим һәм җаваплы адым булды. Минемчә, һәр тавыш әһәмияткә ия һәм безнең төбәкнең киләчәгенә йогынты ясый ала!", – ди ул. 3257 сайлау участогы (Балалар иҗат үзәге) рәисе Алия Фәһим кызы Әхмәтҗанова хәбәр итүенчә, район үзәгендә яшәүче күпбалалы Нәҗмиевлар да шимбә иртәсендә гражданлык бурычларын үтәгән. Илсөяр Гайсина #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3269УИК #3257УИК