+17 °С
Ачык
Әлеге участок сайлаучылары бүген дә югары гражданлык активлыгын дәлилләделәр. Бүген дә бирегә тоташ гаиләләре белән килүчеләр байтак булды. Тавыш бирү процедурасы кануният таләпләренә ярашлы һәм югары оешканлык белән үтте. Сайлау комиссиясе әгъзалары урнадагы икенче көн бюллетеньнәрен сейф-пакетларга тутырдылар һәм сейфларга урнаштырдылар. Иртәгә — төбәк Башлыгын һәм район Советы депутатларын сайлауларның ахыргы көне. Бу ике көндә тавыш бирергә өлгерә алмаган барлык сайлаучыларны иртәгә иртәнге 8.00 сәгатьтән сайлау участокларында көтәбез! #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3262УИК