+28 °С
Болытлы
Икенче көннең иң беренче сайлаучысы — В. Галимов урамында яшәүче Ришат Тәлгать улы Шәрәфуллин. Комиссия әгъзалары аңа татлы күчтәнәч тапшырды. Икенче булып Г. Латыйпов урамыннан Салават һәм Зөлфия Шәрифулиннар кызлары Лилия белән килде. Гаилә башлыгының сәламәтлеге торышы буенча комиссия әгъзаларын йортка чакырып тавыш бирергә хокукы булса да, ул үзе участокка килүне хуп күргән. Өлкәннәрнең генә түгел, урта буын вәкилләренең дә актив булуы, зур җаваплылык тоюы сөендерә. Шулай ук бүген дә участокта волонтерлар эшли. Алар ярдәмендә "Рәхмәт" акциясендә катнашып, кыйммәтле призлар отарга да була. #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3262УИ #алгавсейсемьей #всейсемьей02 #чекмагуш