Неонацистлар белән алышта яраланып, әлеге вакытта дәваланган райондашыбыз П.Александр да — ул яугирләрнең берсе. Туган илебезнең азатлыгын, безнең тынычлыкны яклаган якташыбыз республиканың, районның алдагы елларга үсешен билгеләгән бу сәяси вакыйгадан да читтә калмауны үз бурычы, дип санаган — гомер юлдашы Венера Марс кызы белән 3262 сайлау участогына килеп, үзләре лаеклы дип санаган кандидатлар өчен тавыш биргән. Комиссия әгъзалары яугиргә рәхмәт сүзләрен җиткереп, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар теләп, татлы күчтәнәч тапшырды. Әлеге участокның янә бер сайлаучысы Альмира апа Халфинаның улы Марсель дә әлеге вакытта яу кырында — махсус хәрби операция бурычларын үти. Без яугир якташларыбызга ныклы сәламәтлек, уңышлар һәм мөмкин кадәр тизрәк җиңү белә туган якларга имин-сау әйләнеп кайтуларын телибез! #выбираемГлаву #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #3262УИ #алгавсейсемьей #всейсемьей02 #чекмагуш