Кызганычка каршы, бу проблема балалар сәламәтлеге һәм гомере өчен җитди куркынычларның берсе булып тора. Балаларыбызны юлда бәла-казалардан саклау, урамда һәм транспортта йөргәндә үтәлергә тиешле хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүгә без, укытучылар, зур игътибар бирергә тиеш. Бу максатка ирешү өчен Иске Бәшир урта мәктәбенең класс җитәкчеләре укучылар белән даими рәвештә эзлекле эш алып бара. Агымдагы елның 19 августыннан 13 сентябренә кадәр дәвам иткән “Игътибар: балалар!” акциясендә катнашып, укытучылар төрле конкурслар, класс сәгатьләре үткәрде. 3-4 нче сыйныфларда (класс җитәкчесе Султанова Э.Н.) “Мин юл кагыйдәләрен төшерәм” дигән темага рәсем конкурсы үтте. 1-2 нче классларда мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары Макулова Р.Р. белән берлектә, класс җитәкчесе Каримова А.Р. “Юлларда имин булыйк" дип исемләнгән чара уздырды. Яшь юл инспекторлары отряды волонтерлары да чарага үз өлешләрен кертте, нәниләрне төрле биремнәр белән сынап карадылар. Җәяүлеләр кичүеннән велосипед белән дөрес итеп хәрәкәт итү күнекмәләрен аңлаттылар. Суземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: балачактан алган белем-күнекмәләр яхшы узләштерелә, тиз генә онытылмый. Балаларда кечкенәдән үк юл йөрү кагыйдәләрен ныклы белү һәм аларны төгәл үтәү өчен җаваплылык хисен формалаштыру — ата-аналарның, укытучыларның бурычы. Рәйлә Макулова, Советлар Союзы Герое Г. Латыйпов исемендәге Иске Бәшир урта мәктәбе директорының укыту- һәм тәрбия эшләре буенча урынбасары.