Башкортстанда 6,7 һәм 8 сентябрьдә “Рәхмәт -2024” традицион акциясе уздырылды. Аның кысаларында 6, 7 һәм 8 сентябрьдә сайлау участокларына килгән барлык халык призлар уйнатуда катнашу өчен QR-билетлар алды. Гаиләнең һәр әгъзасына, шул исәптән балаларны да кертеп, рахмат102.рф сайтында 8 символдан торган уникаль кодны теркәргә кирәк булган QR-билет бирелде. Акциянең приз фонды тәэсирләнерлек: сайлауда катнашучыга 330 дән артык кыйммәтле бүләк оту мөмкинлеге бирелде. Бу исемлектә: квадроцикл, мотоцикл, су мотоциклы, велосипедлар, электросамокатлар, шулай ук көнкүреш һәм офис техникасы - телевизорлар, ноутбуклар, планшетлар, телефоннар һәм робот-пылесослар. 6 сентябрьдә, 14.00 сәгатьтә республика акциясенең беренче уйнатуы булды. Теркәлгән QR-билетлар арасында 30 җиңүче билгеләнде. Алар арасында чакмагышлылар да бар! «Лукошко» сәүдә челтәренең кибетләрендә товар сатып алу өчен 4 мең номиналлы Сертификат Чакмагыш районында яшәүче Гүзәл һәм Азамат Низаевларга эләкте. “Бәхетле билет беренче тавыш бирү көнендә үк безнең кулда булды. Традиция буенча, сайлауларга бөтен гаиләбез белән бардык. Әле район үзәгенән улыбыз Булат белән килдек. Хәзер “Лукошко” кибетеннән азык-түлек сатып алырга барабыз. Сертификат өчен рәхмәт”, – дип шатлыгын уртаклашты Гүзәл. Һәр уйнату нәтиҗәләре рахмат102.рф сайтында бастырылачак. Җиңүчеләрне игълан иткәннән соң проект волонтерлары алар белән телефон аша элемтәгә керәчәк. Игътибар итегез: QR-билетларны приз алу хокукын югалтмас өчен 30 сентябрьгә кадәр сакларга кирәк. 13 сентябрьдә барлык теркәлгән билетлар "Зур Рәхмәт" суперпризларын уйнатуда катнашачак, ул БСТның туры эфирында узачак. Призлар арасында – машиналар, бөтен гаилә өчен Сочига сәяхәт һәм Башкортстанның шифаханәләренә һәм ял йортларына юлламалар. Уфада өч фатирны проектның төп партнеры – "Уфа шәһәренең инвестиция-төзелеш комитеты" тәкъдим итә.