-5 °С
Болытлы
Программа бик кызыклы һәм бай булды. Командаларга туп, обруч, белән төрле конкурсларда катнашу, аркан тарту тәкъдим ителде, алар анда үзләренең спорт осталыкларын күрсәтә алдылар. Мавыктыргыч ярышларның барлык этаплары да киеренке көрәштә узды. Чарада катнашучылар спорт дәрте, җиңүгә ирешү теләге белән ярышты. «Күңелле стартлар» да катнашып, балалар үзләрен чын коллектив итеп хис иттеләр. Ярышлар спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәменә әверелде!