ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2024, 14:30

Яугирләрнең сәламәтлеген хәстәрләп

Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен ял вакытында өч этаплы медицина реабилитациясе (Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының хәрби-табиб экспертизасы үзәге юлламасы буенча) узарга мөмкин.

Яугирләрнең сәламәтлеген хәстәрләп
Яугирләрнең сәламәтлеген хәстәрләп


Беренче этапта тернәкләндерү травматология бүлекләрендә, кан тамырлары үзәкләрендә, сугыш ветераннары госпиталендә, онкология һәм кардиология диспансерларында уза. Икенче этап – медицина реабилитациясе бүлекләрендә һәм профильле бүлекләрдә стационар шартларда үтә. Өченче этап исә көндезге стационарларда, амбулатор шартларда һәм шифаханә-курорт оешмаларында тернәкләндерүне күз уңында тота.
Тернәкләндерүне 32 медицина оешмасында һәм 2 шифаханәдә үткәрәләр. Бу чаралар «Сәламәтлекне тергезү өчен оптималь медицина реабилитациясе» программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Махсус хәрби операциядә катнашучылар медицина ярдәмен өстенлекле тәртиптә алалар. 2023 елның декабрендә Башкортстанның Дәүләт Җыелышы– Корылтаена Юлламасында төбәк җитәкчесе әйдәп баручы клиникалар базасында максималь нәтиҗәле дәвалау һәм тернәкләндерүне оештырырга кирәклеген билгеләп үтте. Ветераннарга һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ял вакытында реабилитация узу буенча мәгълуматны 8 (347) 284 58 41 (республика сугыш ветераннары клиник госпитале) телефоны буенча шалтыратып белешергә була.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: