ИГЕНЧЕ
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 сентябрь 2024, 11:40

ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу

Узган атнада Чакмагыш беренче урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән һөнәри юнәлеш бирү очрашуы үткәрелде.

ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ полкының взвод командиры урынбасары Илдар Зиннур улы Шәрифуллин булачак чыгарылыш сыйныф укучыларына Русия Эчке эшләр министрлыгы системасының юридик югары уку йортларына керү тәртибе, уку процессының үзенчәлекләре, полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенең төрле юнәлешләре, РФ Эчке эшләр министрлыгының уку йортларына керергә карар кылучыларга карата куелган таләпләр турында сөйләде. Шушы ук хезмәте взводы командиры урынбасары Данис Фәнис улы Ризванов балаларга юлда, җәяүлеләр кичүендә үзләрен ничек тотарга кирәклеген искәртте, шулай ук укучыларны балигъ булмаганнар катнашындагы юл - транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, аларның төп сәбәпләрен билгеләде. Беренче урта мәктәп директоры Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов кунакларга һөнәри юнәлеш бирү өлкәсендә нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен рәхмәт белдерде.

ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
ЮХИДИ идарәсе юл-патруль хезмәте вәкилләре белән очрашу
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: