ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 сентябрь 2024, 11:20

Кылны кырыкка ярыр чак

Басу-кырларда сап-сары башаклар җилгә дулкынланып тора. Иртә яздан бирле тырышып эшләгән хезмәтнең иң зур бүләге бит алар. Шул муллыкны түкми-чәчми җыеп алып, амбар-сарайларга алып кайтып урнаштырырга кирәк.

Кылны кырыкка ярыр чакКылны кырыкка ярыр чак
Кылны кырыкка ярыр чак


Иске Ихсан авылы янындагы “Үзәк” машина-технология-станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсенең алтын башаклар диңгезендә бер-бер артлы "йөзеп" баручы кыр кораблары күренде. Арыш басуында гәрәбәдәй сары бөртекләрне суктыра комбайнчылар. Бүлекчә агрономы Айрат Өлфәт улы Вәлиевны да шунда очраттык. "Быелгы һава шартларына карамастан, Аллага шөкер, игеннәрнең торышы яхшы, башаклар тук", – дип, канәгать йөз белән каршы алды ул безне.
“Бүгенге көндә уракта 7 комбайн катнаша, прицеплы ике “КамАЗ”, бер “ДжонДир»ашлык ташый. Кояшлы көннәрдә игеннәрне тизрәк һәм югалтуларсыз җыеп алырга ашыгабыз. Шуңа күрә комбайнчыларга барлык тиешле шартларны тудырырга тырышабыз. Ягулык-майлау материалларына да кытлык юк, ашлык ташучы машиналар да йөреп кенә торалар, – диде Айрат Өлфәт улы. – Игенчеләрне басуда кайнар аш белән сыйлыйбыз. Күз тимәсен, уңыш та мулдан. Механизаторлар командасы да яхшы. Егетләрнең берсе дә сыната торганнардан түгел, барысы да булсын дип тырышып эшлиләр”.
Егетләр дигәннән, аларны исемләп үтми булмас. Расих Әрдисламов, Рамил Исламов, Азамат Касбулатов, Радмир Газетдинов, Айдар Йосыпов, Илнур Әминев ал-ял белми хезмәт салалар. “Әлеге хуҗалыкта 15 еллап механизатор булып эшлим. Көннәр генә бозылмасын, игеннәрне түкми-чәчми җыеп алу өчен бар көчебезне салабыз”, – ди Илнур Наил улы Әминев.
Уракта беренче елын гына катнашмаган комбайнчылар табигать шартлары эшләргә мөмкинлек биргәндә һәр минутның кадерле икәнен беләләр.
Комбайнчыларны озак көттермәде, шул арада, “КамАЗ” машиналарында җилдереп, Фидус Дәүләтов, Рөстәм Латыйпов, “ДжонДир” да Радамил Хәбиров килеп җитте һәм алар бункердан ашлык бушатырга ашыктылар.
Шулай итеп, әлеге хуҗалыкта көзге кыр эшләре тулы куәтенә дәвам итә. Урып-җыю белән беррәттән киләсе ел уңышына да нигез салу бара. Финишка да озак калмаган.
1161 гектарны биләгән басуларда уҗым бодаен җыю эшләре төгәлләнгән. 1117 га мәйданда үстерелгән бөртекле культураларның 850 гектарында урып-жыю эшләре башкарылган, 1150 гектар мәйданда арпаны җыю эшләре бар әле. Беррәттән көзге культураларны чәчү эшләре дәвам итә: 1161 гектар мәйданда бодай чәчелгән, 230 гектар чәчәсе калган. Механизаторларның шулай ук 1000 гектардан кукуруз суктырасы бар. Аннары шикәр чөгенде басуларына керәләр.
Безнең иҗади төркем механизаторлар белән әңгәмәләшкән вакытта Гөлназ Сәлимова җитәкләгән “Чаткылар” агитбригадасы “Үзәк” машина-технология станциясенең Хуҗин исемендәге бүлекчәсе механизаторларының күңелен күтәреп китте. Басу батырлары моң ияләренә кушылып, эштән ял итеп, биеп тә алды.
Эльвира Фёдорова, Альберт Арсланов, Рузил Гафаров, Руслан Әбдиев, Гүзәл Хәйруллина, Гөлнур Вәлиева, Идрис Хәмидуллин, Илсөяр Габдрахманова сәхнә түрен басу итеп, механизаторларга бәйрәм кәефе бүләк итте.
Басуларда чык иртә төшү сәбәпле, сентябрь аенда, комбайннарның эш сәгате кими. Шуңа күрә аяз көннәрнең һәр сәгатен җитештерүчән хезмәттә үткәрәбез дип, басу батырлары корабларын кабызып, эшкә кереште.

Кылны кырыкка ярыр чак
Кылны кырыкка ярыр чак
Кылны кырыкка ярыр чак
Кылны кырыкка ярыр чак
Кылны кырыкка ярыр чак
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас