+28 °С
Болытлы
Әлеге чараның максаты – укучыларда гражданлык-патриотик сыйфатлар формалаштыру, дөньяга карашны киңәйтү, танып-белү сәләтләрен үстерү. Балалар өчен төрле экспозицияләр белән музей залы буйлап кызыклы экскурсия үткәрелде, алар ата-бабаларыбызның көнкүрешен аңларга һәм күрергә, музейның аерым экспонатлары турында кызыклы мәгълумат тупларга ярдәм итте. Балалар борынгы савыт-саба, көянтә, урак һәм башка әйберләр белән таныштылар.