5 сентябрь көнне "Алтын башак", “Ялкын” агитбригадалары Рапат, Калмашбаш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә басу батырлары алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Батырга да ял кирәк
Механизаторлар төшке аш вакытында тамак ялгап алган арада җырлар тыңлап, моңланып, ял итеп алды. Кыска гына вакыт эчендә игенчеләр илһамланып, яңа көчләр җыеп, эшләрен дәвам итте.