Шушы көннәрдә Уфаның “Торатау” Конгресс-холлында “Белем могҗизалары” дип аталган татар мәдәнияте яшьләр форумы үтте.
Форумда яшьләргә фикер алышырга мәйданчык булдырылып, анда республика районнары һәм шәһәрләре яшьләрен кызыксындырган темалар күтәрелде, проблемалар һәм алардан чыгу юллары турында сүз барды, кызыклы шәхесләр белән аралашу - үз-үзеңне үстерү, белем туплау мөмкинлеге бирелде. Белем бирү программасы бүгенге яшьләр өчен аеруча актуаль булган төрле темаларга кагылды – проектлар белән эшләү, медиа, нейрочелтәрләрне куллану. Шулай ук катнашучылар панель дискуссияләр барышында кунаклар белән ачыктан-ачык аралаштылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Әлеге масштаблы чарада “Беренчеләр хәрәкәте” оешмасының урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Айгиз Мадьяров, Чакмагыш гиназиясе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча киңәшчесе Гөлнур Яхина катнашты.
“Форумның әһәмияте зур, мондый чарада катнашуыма мин бик шат", – дип тәэссоратларын уртаклашты безнең белән Айгиз.