Узган ел Русиядә 12, 2 мең гаилә авыр матди хәлдә калган һәм балаларга мәктәп формасын һәм уку процессы өчен кирәкле канцелярия кирәк-яракларын сатып алу мөмкинлеге булмаган. Аз тәэмин ителеш һәм җәмгыятькә каршы яшәү рәвеше аркасында 354 бала үз вакытында укуга керешә алмаган.
Балаларның белем алуга конституция хокукларын саклау, балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү максатларында, шулай ук Россия эчке эшләр министрлыгының «Акция үткәрү турында»гы 2024 елның 25 июлендәге 1/8745 санлы күрсәтмәсен үтәү йөзеннән яңа 2024-2025 уку елы башланыр алдыннан агымдагы елның 5 августыннан 13 сентябренә кадәр «Укырга барырга ярдәм ит» акциясе оештырылды. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы бүлеге тарафыннан рейдлар үткәрелде, профилактик исәптә торучы 27 балигъ булмаган бала һәм мәктәп яшендәге балалары булган 41 ата-ана яңа уку елы башлануга әзерлеге тикшерелде. Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлеге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә, аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү максатыннан акчалата ярдәм җыюны оештырды. Мондый ярдәм канцелярия товарлары алу өчен Чакмагыш авылындагы балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында яшәүче ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга да оештырылды.