ИГЕНЧЕ
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь , 16:15

30 ел һөнәренә тугры

Район үзәк дәваханәседәге көндезге стационарының шәфкать туташы Эльмира Фәрит кызы Сәлимова менә инде 30 ел һөнәренә тугры.

30 ел һөнәренә тугры
30 ел һөнәренә тугры


Бүгенге көндә ул хезмәттәшләре һәм пациентлары турында җылылык белән сөйли, алар өчен һәрвакыт борчыла һәм бөтен көче белән аларга ярдәм итәргә тырыша. Хезмәт юлын ул реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып башлый һәм шунда төп эш тәҗрибәсен туплый. Аннары неврология бүлегендә эшли, һәм менә инде 19 ел, көндезге стационарда гына түгел, кабул итү бүлмәсендә дә, физиотерапия бүлегендә дә өлкән шәфкать туташы булып намуслы хезмәт сала.
Медицинага карата мәхәббәтен әнисе эзеннән киткән, бүгенге көндә "Дәвалау эше"белгечлеге буенча Башкорстан дәүләт медицина университетының 6 курс студенты булган кызына да сеңдерә алган ул.
Эльмира Фәрит кызы Сәлимова сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары өчен республика башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: