Авыл җирен үз итеп, монда тормыш корып балалар үстергән, ата-бабалар туфрагына тамырлары белән береккән мондый фидакәрьләр өчен туган җирдә яшәү – үзе бәхет. Районыбызның Ленин исемендәге хуҗалыгы хезмәтчәннәре Илһам Галим улы Мәрданшин белән Олег Ранис улы Мусин да — гомерләрен, тырыш хезмәтләрен туган як белән бәйләгән, анда яшәүдә бәхет тапкан ир-егетләр. Илһам Мәрданшин – хуҗалыкта алыштыргысыз механизаторларның берсе, ел фасылына карап, берничә төрле техникага идарә итә. Язгы чәчү тәмамланганнан соң басуларны эшкәртүдә, үсентеләрне, ашлау, корткычлардан һәм чүп үләннәреннән саклау өчен башкарылган эшләрдә катнаша – “Туман-2” агрегаты белән туфракка ашлама һәм химикатлар тарата. Урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артында басуларны иңли, зур тырышлык белән үстерелгән уңышны җыя. Басу эшләре тәмамлангач, “Беларус” тракторы белән хуҗалык эшләрен башкара. Ул хуҗалыкта хәзер инде 15 елдан артык хезмәт сала. Яңа Балтач авылында нигез корып, гаиләсе белән күркәм тормыш алып бара. Гомер юлдашы Снежана да шушы ук хуҗалыкта, фермада эшли. Уллары һәм кызлары – мәктәп укучылары. Безнең: “Авылда калганыгызга үкенмисезме, хезмәт хакыннан, авылдагы яшәү шартларыннан канәгатьсезме?” – дигән соравыбызга ул: “Мин мондагы тормыштан бик канәгать. Хәзер авылда рәхәтләнеп дөнья көтеп, яхшы итеп яшәп була. Тырышлык, сәламәтлек кенә булсын. Хезмәт хакы да әйбәт. Монда кайтып эш башлаганчы Уфада автодорожный техникум тәмамлап, шәһәрнең юл төзелеше оешмасында берничә ел эшләргә туры килде. Ул елларда көннәр дәвамында җылы аш, йокы күрмәгән чаклар да байтак булды. Ә монда кайтып эшли башлагач, көн дә үз йортыңа вакытында кайту, дөньяны алып бару мөмкинлеге барлыгына өйрәнелде. Басу эшләре вакытында механизаторлар эшләгән җиргә җылы аш алып килеп, көненә ике тапкыр ашату җайга салынган. Кич кайтуга өйдәгеләр мунча ягып, ризык әзерләп көтеп тора. Шуңа да авылда менә дигән итеп яшәп була, әллә кайда чыгып озын акча эзләп йөрисе юк дип әйтәсем килә” – дип җавап бирде. Олег Мусин да – тәҗрибәле һөнәр ияләренең берсе. Аның водительлек стажы 17 елдан арткан. Әлеге хуҗалыкта исә дүрт елдан артык эшли. Без басуда очратканда ул “КамАЗ”ы белән комбайн бункерыннан бушатылган ашлыкны амбарга ташый иде. Аңа да эш шартлары, тормыш-көнкүреше турында сорау белән мөрәҗәгать итәбез. “Кемгә ничектер, миңа авылда яшәү ошый. Ошамаса, монда калмас та идем“, – диде ул. Хезмәттәше Илһам кебек, аның да чит җирдә эшләп карау тәҗрибәсе бар. Тик мондагы шартлар яхшырак, дигән фикерне әйтте ул. Хезмәт хакыннан да, эшеннән дә бик канәгать. Митрә-Әюп авылында туып үскән егет мәктәпне тәмамлагач, ДОСААФта водитель һөнәрен үзләштергәннән соң армия сафларында хезмәт итеп кайта, берничә ел туган хуҗалыгында хезмәт сала, аннан берникадәр вакыт Себер якларында эшли. Тик туган якның тарту көче көчлерәк булгандыр, күрәсең. Әлеге вакытта ул гаиләсе белән Яңа Балтач авылында дөнья корып яши. Олег – күп балалы әти. Тормыш иптәше Регина белән биш балага гомер бүләк итеп, күркәм тәрбия бирергә омтылып үстерәләр. Аларның өчесе — мәктәп укучылары, берсе балалар бакчасына йөри. Иң кечкенәсенә әлегә өч ай гына. Менә шулай үз җирләрендә тормыш корып, балалар үстереп яшәүче гаиләләрнең булуы сөендерә. Соңгы елларда тоташ ил буенча авыл җирлегендә эшләүче кадрлар алтын бәясенә торуы беркемгә дә сер түгел. Тик шулай да районыбыз хуҗалыкларында өлкән буынга алмашка килгән, авыл тормышын үз итеп, шушы җиргә, туган ягына хезмәт итеп яшәгән урта буын вәкилләре һәм яшьләрнең булуы күңелдә ышаныч уята, авылларыбызны киләчәге бар дигән фикерне дәлилли. Ил-җирләребез имин-тыныч булып, тырыш хезмәт белән ил табыны муллыгын булдырып, туган җирне данлап эшләргә, күркәм итеп яшәргә язсын аларга дигән теләктә калабыз.
#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами