Анда инаугурация тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республиканың сайланган башлыгы Радий Хәбиров, БР Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары, Русия Федерациясе сенаторлары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Советлар рәисләре һәм республика шәһәрләре һәм районнары хакимиятләре башлыклары катнашты.
Тантананы тынлы оркестр озата барды. Ул Русия һәм Башкортстан гимннарын башкарды.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов Радий Хәбировка Башкортстан Республикасы башлыгы таныклыгын тапшырды. Республика башлыгы Башкортстанның дәүләт телләрендә ант бирде.
“Башкортстан Республикасы башлыгы вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда Башкортстан Республикасы күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, Башкортстан Республикасы дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Республикасы Конституциясен үтәргә, кеше һәм гражданның хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм", – дип ант текстын әйтте Радий Хәбиров.
Элегрәк «Башинформ» хәбәр иткәнчә, төбәкнең хәзерге җитәкчесе Радий Хәбиров узган Башкортстан башлыгы сайлауларында 80,21% тавыш җыйган иде. Аның кандидатурасын республиканың 1,724 миллионнан артык сайлаучысы хуплады. Сайлауда катнашучылар саны 72,34% тәшкил итте.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Чыганак: Башинформ