Басу тургайларына кушылып җырлар, дәртләндергеч көйләр, тальянка моңнары яңгырады. “Иртүк мондый концерт күрербез дип уйламаган идек. Күңелләр күтәрелеп китте. Ә хәзер арымыйча эшләргә”, – ди игенчеләр.