ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
12 сентябрь , 11:35

Яңа йортка – яңа телевизор!

Сайлаулар көннәрендә узган “Рәхмәт-2024” акциясе республикабызда зур популярлык белән файдалана. Башкортстан Башлыгын  сайлауларда  6, 7, 8 сентябрь көннәрендә узган мөһим сәяси вакыйгада сайлау участокларында һәр сайлаучыга аларны акциянең ирекмәннәре тапшырды. Гәзитебез битләрендә алдагы санда язып үтүебезчә, әлеге акциядә катнашып, бүләк отучылар арасыннан безнең райондашларыбыз да булды. Шушы көннәрдә мондый бәхет Калмашбаш авылында гомер кичерүче  Әүфә Тимербай кызы Насыйбуллинага да елмайды. Ул сайлауда катнашып, зур бүләк – телевизор отты! Һәм ул аны Таскаклы авылында яшәүче  кызы Резеда Маннанова гаиләсенә  бүләк итәргә карар кылган. 

Яңа йортка – яңа телевизор!
Яңа йортка – яңа телевизор!
 
– Сайлауда тормыш иптәшем Фәнил белән катнашып,  ике билетлы булдык. Әниемә дә  сайлау ясаганнан соң билет тапшырганнар. Өч билетны да “Рахмат102.рф” сайтында теркәдек. Әниемнең билеты бүләк отучылар арасында булгач, аңа шалтыратканнар. Ә без аңа чит номердан шалтыратуларга җавап бирмә, мошенниклар бик күп хәзер, дип кисәтеп куйган идек. Әнием телефонга җавап бирмәгәч, район хакимияте аша миңа чыктылар. Аңа бүләккә телевизор отуы турында хәбәр иткәч тәүдә ышанмады. “Юк, булмас, кызым, дөрес түгелдер”, – диде. Аннан дөрес булганын аңлагач, әлбәттә, бик сөенде. Без Чакмагышта өй салабыз. Әни аны безгә бүләк итәргә булды. “Яңа өйгә миннән бүләк булыр сезгә, кызым”, – диде. Шулай итеп, без дә көтмәгәндә зур бүләкле булдык , – дип сөенече белән уртаклашты Резеда. 
Әйткәндәй, зур бүләккә ия булучы әңгәмәдәшем Тозлыкуш авылы модельле китапханәсендә китапханәче булып эшли, ә тормыш иптәше Фәнил Радик улы “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү колператив-колхозында баш агроном булып хезмәт сала. Тату гаилә  ике ул тәрбияләп үстергән. Данил быел 9нчы сыйныфны тәмамлап, урта һөнәри белем бирү институтының 1нче курс студенты, ә кечесе Дамир 6нчы сыйныфта укый. 
Бигрәк тә яңа өйгә күчкәндә яңа телевизорлы булу, әлбәттә, зур куаныч.  Бүләкнең игелеген күреп, бәхетле яшәгез, яңадан-яңа шатлык-куанычлар, көтелмәгән сөенечләрегез артып торсын. Әүфә апага да балаларын ихлас куандыруы өчен рәхмәтләр яусын, исәнлектә-саулыкта, балалар, оныклар шатлыгында озын-озак  гомер кичерегә язсын, дибез. Йортыгызда һәрвакыт тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: