ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь , 09:05

Бөртеклеләр урагы тәмамланды

«Герой» авыл хуҗалыгы кооперативын моннан берничә дистә еллар элек инде терлекчелек тармагы буенча алдынгы тәҗрибә мәктәбе дип йөртә идек.

Бөртеклеләр урагы тәмамланды
Бөртеклеләр урагы тәмамланды

 Чөнки малчылык продукциясе җитештерү буенча бу хуҗалык республика күләмендә алдынгылыкны тотты. Ит һәм сөтне күп җитештерү белән беррәттән,яхшы токымлы мал санын арттыруга да игътибар зур булды һәм бу бүген дә шулай булып кала. Моңа, әлбәттә, алдагысын хәстәрләп, алдынгы ысулларны өйрәнеп хезмәтнең планлы оештырылуы, заманның иң камил, югары җитештерүчәнлеккә киң юл ачучы корылма-җиһазлар белән коралландырылуы нәтиҗәсендә ирешелде. Ә бит терлекчелекнең алга китүе беренче чиратта басучылык тармагындагы эшчәнлеккә – тиешле күләмдә мал азыгы хәзерләүгә бәйле. Механизаторларның фидакарьлеге нәтиҗәсендә игенчелектән көтелгәннән артык уңыш алына, көр терлекләр ит-сөтне мул бирә. Быелгы елның үзенчәлекле килүе геройлыларны да борчылдыргандыр, әлбәттә. Җитди әзерләнү, һәммәсен алдан хәстәрләү катлаулы шартларда да һәр эшне үзвакытында, җиренә җиткереп башкарырга мөмкинлек тудырган. Басудагыларның һәр минутны файдаланып калырга тырышуларын, нәтиҗәлелеккә ирешүләрен күреп сокландык без. Безне хуҗалыкның баш агрономы Финат Гыйльманов каршылады. Ул әлеге вазыйфаны ике ел башкара, аңа кадәр дә ун еллап биредә хезмәт салган. Без килеп туктаган басуда биш комбайн соңгы тезмәләрне суктыра иде. Өч «МАЗ», бер «КамАЗ» бункерлар тулуын көтеп кенә торалар. —Быел арпаны 650 гектарда чәчтек. Әлеге 146 гектарлы басуда арпа орлык өчен үстереде.Чыгышы әйбәт, сыйфатлы орлык җитештерү тәлапләре үтәлә, чәчү материалын лабараториягә илтеп тикшертеп торабыз. Монда эшне төгәлләү белән 131 гектарлы арпа басуына күчәбез, андагысы фураж өчен үстерелде. Гомумән, бөртеклеләрне мөмкин кадәр югалтуларсыз сугып алу өчен тырышабыз, – дип башкарылганнар турында әйтеп китте Финат Филүс улы. Белгечнең әйтүенчә, хуҗалыкта яңа сортлар сынауга кыю алынганнар. Быел арпаның – «Харрис», «Тевкич», уҗым бодаеның (мең гектарда игелгән) – «Башкирская 10» кукурузның (1500 гектарда) – « Золотой пачонок», «Маромо», сояның «ск Арктика» сортлары үстерелгән, бөртеклеләрнең гектар куәте куанычлы. Басудагыларны тукландыру яхшы оештырылган, тырышлар хезмәт хакын әйбәт ала. Шуңа да биредә көн үтсенгә йөрүчеләр юк, барысы бердәм эшнең нәтиҗәсе булсынга көч салалар. Үзләренә ышанып тапшырылган кыйммәтле, камил техниканы сакчыл файдаланган комбайнчылар Ринат Сәмигуллин, Вадим Хилаҗев, Алик Камалов, Рөстәм Мөлеков, Ильвер Рәхимовны мактап телгә алды Финат Филүс улы. Хуҗалыкта зур тәҗрибәгә ия кешеләр күпчелек. Иген ташучы Нәгыйм Җиһаншин эшен яратып башкаруы, хәзер менә 25- нче ел уракта катнашуы турында әйтте. Хәдис Миһранов, Азамат Батыев, Руслан Якупов та үз эшенең осталары – алыштыргысыз водительләр. Барысы бердәй максат куйгач, һәр эш үз җае белән көйле бара. Финат Гыйльманов белән Флүр Якупов Нәгыйм Җиһаншин Игене урып алынган басуларның саламы төргәкләнә. Бу мөһим эшне Илшат Даутов, Рәлиф Ханов, Рифат Хәмидуллин, Ильяс Дәүләтов башкара. Саламнан арындырылган җирләрне Линар Хәбибуллин белән Радим Әсләмов туңга сөрә. Линар Роберт Вәлиев белән уҗым бодае чәчүдә дә катнаша. Мал азыгы культуралары үстерү буенча да үз алымнары бар. Люцерна, борчак, арпа культураларыннан салынган сенаж — продукцияне мул җитештерүгә ышанычлы юл. Берьеллык үләннәр башлыча яшь малларга печән өчен үстерелгән. Яхшы итеп эшкәртелгән җирләрдә иген уңа. Ашлыкны кайда куярга, ничек сакларга (аеруча быелгы шартларда) дип аптырамый инде геройлылар. Элек ындыр табагы дип аталган урынны хәзер ничек дип әйтергәдер. Искиткеч монда эшләр! Басудан кайтарылган иген тәүдә ангар-япмаларга бушатыла. Аннан инде механикалаштырылган-автоматлаштырылган, читтән караганда завод корылмаларын хәтерләткән ЗАВ агрегатына кертелә. Монда иген чистартыла, киптерелә, шундагы зур емкостьларда саклана да.Тегермән төзеп ашлыкны турыга шунда агызу мөмкинлеге дә бар икән әле. Бу шәһәрчектә эшләүчеләр саны дистәгә дә тулмый. Азат Сабиров белән Атабек Хәетов моторист хезмәтен башкарса, Резеда Гәрәева белән Фаил Хәбибуллин төрле ярдәмче эшләрдә катнаша. Биредәге барлык эшчәнлек Флүр Якупов җаваплылыгында. Шул ук вакытта үзе дә мини-техника белән идарә итә. Хуҗалык әгъзалары өчен башкарылганнар чик түгел икән әле. Тимер торбалар белән булышучы бер төркем ир-егетне күреп, нәрсә эшләүләре белән кызыксынгач: «Орлык аерту өчен тагын бер заман корылмасы төзелә», – диделәр. Без материалны басмага әзерләгәндә куанычлы хәбәр алдык: “Герой” кооперативы әгъзалары бөртеклеләр урагын уңышлы тәмамлаганнар, чиратта – соңгылары. Әле соя басуында эш бара. Ил табыны муллыгына керткән лаеклы өлешләре өчен рәхмәт әйтик, яңадан-яңа уңышлар телик авыл эшчәннәренә.

Бөртеклеләр урагы тәмамланды
Бөртеклеләр урагы тәмамланды
Бөртеклеләр урагы тәмамланды
Автор:Рәзифә Сәхапова
Читайте нас: