“Хәзерге заманда нәкъ менә мәдәният һәм әхлакый кыйммәтләр җәмгыятебезнең төп нигезе булып тора”, – диде төбәк җитәкчесе Радий Фәрит улы Хәбиров, 2022 елның 30 декабрендә Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәният һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре Советының беренче утырышында чыгыш ясаганда.
Республика Башлыгы Башкортстан Республикасында зур мәдәни чаралар оештыру белән беррәттән авылларда һәм җирле дәрәҗәдә мәдәнияткә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирә.
Күпләргә билгеле булуынча, ике ел элек район үзәгендә тантаналы шартларда “Чакматаш” картиналар галереясе ачылган иде. Авыл җирендә картиналар галереясе ачылу, әлбәттә, зур вакыйга, сөнеч булды. Аның нәкъ менә Чакмагышта ачылуы да очраклы түгелдер, дип уйлыйм. Чакмагышыбыз – күпләрне иҗатка рухландыра торган, талантларга бай җирлек. Бу туфрак бик уңдырышлы: районыбыз талантлы рәссамнары, шагыйрь-язучылары, җырчылары, укымышлы кешеләре белән дан тота. Сәнгать сөючеләр әлеге галереяне булдыруга, аның ачылуына күп көч салган инициатор, районыбызның талантлы шәхесе, рәссам, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Айгөл Рудин кызы Кудрявцевага чиксез рәхмәтле. Сәнгатькә гашыйк райондашларыбыз, якташларыбызның күргәзмәләре, иҗади эшләре даими рәвештә шушы галереядә урын алып тора, алар белән районда яшәүчеләр, кайткан кунаклар таныша бара. Айгөл Рудин кызы район үзәгендә галереяне ачу идеясен хуплап алган, аның бу башлангычында ярдәм кулы сузган муниципаль район хакимиятенә, музей хезмәткәрләренә, аеруча муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакировага, туган якны өйрәнү музее директоры Ләйсән Рифир кызына олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Рәссамнар – үзенчәлекле кешеләр, алар безгә тирә-ягыбызны үз күзлекләреннән чыгып сурәтләп бирәләр, дөньяның матурлыгын күрергә өйрәтәләр. Агымдагы елның апрель аеннан сентябрьгә кадәр “Чакматаш” картиналар галереясендә тумышы белән Калмашбаш авылы кызы, якташыбыз, архитектор, художник-дизайнер, портретчы Рива Фларит кызы Галләмованың “Башкортстан остазлары” дип исемләнгән портретлар күргәзмәсе урын алды. Талантлы якташыбыз 5нче сыйныфтан соң башкалабыздагы К.А. Дәүләткилдиев исемендәге республика сәнгать гимназия-интернатында белем ала. Артабан Уфа нефть-техника университетында укып, архитектор белегечлеген алып чыга. Хезмәт юлын эксклюзив җиһазлар проектлауга багышлый, иҗат эшләре белән берничә тапкыр Казан, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Мәскәү, Калуга шәһәрләрендә республика һәм халыкара күргәзмәләрендә катнаша. 20 елдан артык "Урал" галереясендә “Таң” халык рәссамнар клубы әгъзасы булып тора. Әлеге күргәзмәдә республика драма театры артистлары, язучылар, шагыйрьләр, Башкортстанның танылган рәссамнары һәм шулай ук рәссамның әти-әнисенең портретлары урын алган. Аны ачуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов, муниципаль район Советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов, республикабыз Мәдәният министрлыгы һәм Русия Федерациясе Рәссәмнар берлеге вәкилләре дә катнашты. Бу хактагы мәкалә безнең “Игенче” гәзитендә дә басылып чыккан иде. Күптән түгел танылган, талантлы рәссам Рива Галләмова безнең редакциядә булып, районның мәдәни тормышына зур өлеш керткән гаҗәеп талант иясе Айгөл Рудин кызының тырышлыгына, энергиясенә, бай иҗади фантазиясенә соклану һәм рәхмәт хисләрен белдерде.
“Айгөл Рудин кызына сокланмый мөмкин түгел. Ул рәсем төшерү серләренә балаларны гына өйрәтеп калмый, ә сәнгатькә гашыйк, рәсем ясарга өйрәнергә теләгән өлкән яшьтәге апаларга да вакыт табып, төрле осталык дәресләре үткәрә. Биредә Чакмагышка кайткан һәр рәссамның картиналары урнаштырылып, осталык дәресләре үткәрелә. Ул, үзенең төп һөнәреннән тыш, районыбызда узган төрле мәдәни чараларда сәхнә бизәлеше буенча да ярдәм итүдә алыштыргысыз кеше. Аның оста куллары, бай иҗади фантазиясе, рәссам күзлегеннән чыгып иҗат ителгән бәйрәмнәр, спектальләрнең чагу сәхнә бизәлеше үзенә тартып, күркәмлеге, тематик байлыгы белән һәркемне үзенә җәлеп итеп тора. Аның киездән эшләнгән картиналары да ни тора! Әлбәттә, алар туган районыбыз, аның мәдәни үсешенә зур әһәмияткә ия. “Чакматаш” галереясендә минем күргәзмә презентациямдә катнашучы, ярдәм итүче муниципаль район хакимиятенә, район мәдәният йортына, Балалар сәнгать мәктәбенә, музей хезмәткәрләренә һәммәсенә дә олы рәхмәт белдерәм. Ә туган районыма, якташларыма иҗади уңышлар телим, Чакмагышыбыз һәрчак үсештә булсын, чәчәк атсын! ”, – диде ихлас теләкләрен җиткереп, якташыбыз @Рива Фларит кызы Галләмова.