ИГЕНЧЕ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь , 09:00

Халкыбыз мирасын – яшь буынга

Башкортстан Республикасы халыкларының милли костюмы көне   төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Указы нигезендә елга ике тапкыр – апрельнең өченче  һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә. Бәйрәмнең максаты – халык традицияләренә һәм мәдәниятенә мөрәҗәгать итү. Башкортстанда 160тан артык милләт яши. Һәр халыкның үз тарихи һәм мәдәни үзенчәлекләре бар, һәм алар сакларга кирәк булган милли костюмнарда чагыла.

Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
 
Милли кием – ул халыкларның тулы бер тарихы. Ул төс, форма, бизәк ярдәмендә тапшырыла һәм аның күп кенә яшерен серләрен ача. Һәр халыкның милли костюмы – үзенчәлекле феномен, традицияләргә тугрылык һәм тышкы дөньяга ачыклыкның үзара гармонияле бәйләнешен чагылдырган озын тарихи юл нәтиҗәсе ул. Районыбызда да бу көн уңаеннан төрле чаралар  оештыру матур традициягә әверелде. Чакмагыш 4нче “Әкият” балалар бакчасында да  мондый чаралар күп үтә. Алар кечкенә тәрбияләнүчеләрдә халык традицияләрен белү, өйрәнү һәм аларны саклап калу омтылышын тәрбияләү, милли костюм элементлары исемнәрен өйрәтү һәм исләрендә калдыру максаты белән үткәрелә. Балалар безнең республикада яшәүче төрле халыкларның костюмнарының  төп элементларын турында өйрәнә, төрле уеннар ярдәмендә   милли киемнәрнең һәр халык өчен әһәмиятенә төшенә. “Балаларны халык мәдәнияте чыганакларына җәлеп итеп, без буыннар тарафыннан тупланган бай тәҗрибәне, традицияләрне, кыйммәтләрне саклыйбыз, бу исә яшь буынны шәхес булып үстерүгә ярдәм итә”,  – ди “Әкият” балалар бакчасы  мөдире Гөлнара Тәлгать кызы Салихова.
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Халкыбыз мирасын – яшь буынга
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: