ИГЕНЧЕ
+2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
13 сентябрь , 09:45

Районда унберенче “Үсеш ноктасы” ачылды

“Табигый һәм технологик фәннәргә юнәлдерелгән әлеге заманча үзәк бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү өчен мөһим платформа булачак һәм безнең мәктәпнең мәгариф тормышында яңа эпоха башлап җибәрәчәк”, – ди Тайняш урта мәктәбе директоры Илзидә Башмакова.Тайняш урта мәктәбендә «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында «Үсеш ноктасы " үзәге ачылды.  

Районда унберенче “Үсеш ноктасы” ачылды
Районда унберенче “Үсеш ноктасы” ачылды


Тантаналы чарада район мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, район мәгариф бүлеге методисты Ләйсән Азат кызы Кәримова, Тайняш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков катнашты.
«Үсеш ноктасы» үзәгендә физика, химия һәм биология буенча лаборатор тикшеренүләрне югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар урнаштырылган. Хәзер укучыларда табигать фәннәрен тирәнтен өйрәнүгә юнәлдерелгән белем бирү программаларында катнашу мөмкинлеге булачак. Укучылар үзләренең иҗади һәм фәнни сәләтләрен үстерә алачак, бу аларны киләчәктә табигый һәм төгәл фәннәр өлкәсендә һөнәри эшчәнлеккә әзерләргә ярдәм итәчәк. Биредә үзәк фәнни тикшеренүләр уздыру, конкурсларда һәм күргәзмәләрдә катнашу, шулай ук белем бирү процессын баету урыны булачак.
Тайняш урта мәктәбе директоры Илзидә Назыйм кызы Башмакова «Үсеш ноктасы» укучыларның табигый фәннәр һәм технологияләр белән кызыксынуын формалаштыруда төп элемент булачагына ышаныч белдерде. Ул әйтүенчә, әлеге проект «Мәгариф» милли проектының «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылуы бу вакыйганың бөтен ил дәрәҗәсендә әһәмиятен ассызыклый.
“Федераль программада катнашу укучыларыбызга яңа белем бирү технологияләренә олы юл ача, укуны нәтиҗәлерәк кенә түгел, кызыклы да итә. Биология, химия, физика, технология, информатика дәресләре уникаль дәресләргә әйләнәчәк, чөнки алар балаларга кирәкле уку күнекмәләрен алырга һәм кызыклы экспериментлар ярдәмендә белемнәрен ныгытырга мөмкинлек бирә,” – ди ул.
“Үсеш ноктасы” үзәгендә «Физика», «Биология» һәм «Химия» фәннәре буенча табигый-фәнни компетенцияләр формалаштыру кабинетларында укыту һәм тәрбияләүнең яңа методикаларын кулланып, яңартылган укыту җиһазларында дәрестән тыш эшчәнлек курслары программалары гамәлгә ашырылачак.
Үзәк җитәкчесе Алла Васильевна Иванова катнашучыларга робот техникасы һәм программалаштырудан алып сәнәгать дизайнына кадәр төрле юнәлешләр буенча дәресләр турында сөйләде. “Проект эшчәнлеге кабинетында укучылар технологик күнекмәләрне үстерәчәк, индивидуаль проектлар өстендә эшләячәк. Үзәктә дәресләр 5-10 сыйныф укучыларына иҗади, социаль үзбилгеләнүләрен үстерү мөмкинлеге бирәчәк. Мәктәп программасына заманча белем бирү технологияләрен кертү укучыларда логик, аналитик һәм иҗади фикерләүне үстерә. Яңа җиһазларда алар төрле инженерлык һәм конструкторлык идеяләрен чынбарлыкка уңышлы гәүдәләндерә ала”, – ди ул.
Шулай итеп, укытучылар яңа белем бирү стандартлары кысаларында уку процессының потенциалын үстерү мөмкинлеге алачак. Укучылар һәм педагоглар заманча “Үсеш ноктасы”ның бу мөмкинкләрен тиешенчә бәяли алырлар һәм үзәктә күп кенә тикшеренүчеләр иҗат ителер, дип ышанабыз. Педагогларыбызга һәм аларның тәрбияләнүчеләренә иҗади уңышлар телибез!

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: