Ачылу тантанасында әлеге эшне башлап җибәрүче Гөлназ Гарифуллина Яңа биккенә авылының хезмәт сөючән һәм дус халкына рәхмәт сүзләре җиткерде. Чарада башкалабыз Уфадан чакырылган артистлар, Рапат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре концерт номерлары белән сөендерде. Уеннар, биюләр һәм спорт ярышлары оештырылды. Авылның хуҗабикәләре оештырган чәй табыны артында Яңа биккенә авылының бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алыштылар, алга яңа максатлар куйдылар.
Беседканы төзүдә көч салган бер төркем уңганнарга Рапат авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Ләбиб Мазһар улы Гомәров Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мактаулы бүләкләргә Динис Сәхибгәрәев, Илшат Кинзин, Айрат Муллаянов, Венер Гарифуллин, Мәүләви Йосыпов, Рим Шәйдуллин, Владик Гарифуллин, Гөлназ Гарифуллина лаек булды.
Хәзер Яңа Биккенә авылында ачык һавада юбилейлар,туйлар һәм башка тантаналар үткәрер өчен бик матур урын бар.