ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 сентябрь 2024, 07:05

Хәрби бурычларын үтәгәндә өч дронны бәреп төшергән МХО да кыю йөрәкле, курку белмәс чакмагышлылар хезмәт итә

Илебез мәнфәгатьләрен яклаучы контрактчы егетләребез махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайталар.

Хәрби бурычларын үтәгәндә өч дронны бәреп төшергән  МХО да кыю йөрәкле, курку белмәс чакмагышлылар хезмәт итәХәрби бурычларын үтәгәндә өч дронны бәреп төшергән  МХО да кыю йөрәкле, курку белмәс чакмагышлылар хезмәт итә
Хәрби бурычларын үтәгәндә өч дронны бәреп төшергән МХО да кыю йөрәкле, курку белмәс чакмагышлылар хезмәт итә


Махсус хәрби операция зонасына үз теләге белән юлланган якташыбыз, “Племяш” кушаматлы Чакмагыш егете күптән түгел кыска вакытлы ялга кайтты. Контракт буенча хезмәт итеп, беренче тапкыр ялга кайтучы райондашыбыз белән күрешеп, хәрби хезмәте турында әңгәмәләшеп алдык.
2011нче елда Чакмагыш гиназиясен тәмамлаган егет Түбән Кама шәһәренең Төзелеш-монтаж көллиятендә менеджер һөнәрен үзләштергән. 2012 елда ракета гаскәрләрендә хәрби бурычын үтәп кайткан. Аннары башкалабыз Уфаның тармакара институтында нефть һәм газ чыгару операторына укый. Ерак Себер якларында эшләп йөри.
Агымдагы елның апрель аенда көчле рухлы якташыбыз контракт буенча хезмәт итү карарына килә.
“Контракт буенча хезмәт итүне мин аңлы рәвештә үз теләгем белән сайладым. Украина территориясендә һава-десант гаскәрләре батальонында разведка отрядында хезмәт итәм. Әкренләп тәҗрибә тупладым, өлкән яшьтәге абыйлардан үрнәк алам. Биредә төрле яклардан килгән хәрбиләр белән дуслашып беттек, бер гаилә булып яшибез”, – ди “Племяш”. Көнкүреш шартлары, командирларны ул бары тик мактап телгә алды.
Әйткәндәй, нибары өч ай хезмәт иткәннән соң батыр йөрәкле якташыбыз хәрби бурычларын үтәгән вакытта өч дронны бәреп төшергән. Моның өчен ул ике дәрәҗәле “Батырлык” медале белән бүләкләнүгә тәкъдим ителгән.
Менә шундый кыю йөрәкле, курку белмәс чакмагышлылар хезмәт итә махсус хәрби операция зонасында.
Ватаныбыз сагында торучы егетләребезнең исән-имин туган якларына әйләнеп кайтуларын көтеп калабыз!

 

Контракт буенча хезмәт итәргә теләүчеләр барлык сораулар буенча төбәк халкы ситуация үзәгенә 122 яки 8(347) 218-19-19 номерына, яисә район хәрби комиссариатына шушы номер буенча 8(347) 3-18-16 мөрәҗәгать итә аласыз.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас