+28 °С
Болытлы
Муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы-баш агрономы Рөстәм Ринат улы Зәйдуллин белдерүенчә район аграрийлары һәр көнне 900 гектар мәйданда ашлык суктыралар, басуларда 71 комбайн эшли. 10 мең 500 гектар мәйданда уҗым культуралары чәчелгән. Бу планда каралгандагыдан 200 гектарга артыграк.
Механизаторларыбызга уңайлы һава торышы һәм уңышны тиз арада югалтуларсыз җыеп алуларын телибез!