ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
19 Сентября 2024, 06:05

Аларның батыр уллары Ватаныбыз сагында тора

Әлеге фотодагы әниләрнең батыр уллары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Курку белмәс хәрбиләр үз хезмәтләрен намус белән башкарып, Ватанны саклыйлар. Кичә Каран авыл клубында “Улларыбыз туган ил сагында" дип аталган махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең әниләре белән бик җылы очрашу булды.

Аларның батыр уллары Ватаныбыз сагында тораАларның батыр уллары Ватаныбыз сагында тора
Аларның батыр уллары Ватаныбыз сагында тора


Очрашуда катнашучылар улларының хезмәте турында сөйләделәр һәм уй- кичерешләре белән уртаклаштылар.
Тайняш авылы мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы чыгышы музыкаль бүләк булды.
Очрашу азагында яугирләребезнең әниләренә истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас