Бакалы психоневрология интернаты филиалы – Рәҗәп авылындагы өлкән яшьтәге һәм инвалид гражданнарны стационарда хезмәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр һәрвакыт игътибар үзәгендә. Биредә алар өчен барлык шартлар да тудырылган. Өлкәннәр көне алдыннан без район ветераннар советы рәисе Идгар абый Еникеев белән бүлекчәгә барып, моны үз күзләребез белән күрдек. Биредә тәрбияләнүчеләрнең тормышын ямьләндерү өчен бөтен шартлар да булдырыла. Монда эшләүче хезмәткәрләр бердәм, кыскасы, олы бер гаилә булып көн күрәләр. Бездә тәрбияләнүче өлкәннәр белән танышып чыктык. Өлкәннәр белән безне бүлекчәнең реабилитологы Рәйсә Әхмәдиева таныштырып йөртте. Идгар Габдрахман улы һәркайсының хәлен сорашты, әңгәмәләште. Кунак килгәнен күргәч, бик куандылар. Менә бу бүлмәдә ярышып шахмат уйныйлар, монсында алмаз мозаикадан рәсем җыя, ә биредә стена гәзите чыгаралар... Бу бүлмәдә ике әби серләшеп утра. Алар янына да кереп чыктык. 9 дистәне тутырып килгән Рәзинә әбинең улы махсус хәрби операциядә контракт буенча хезмәт итә икән. Хезмәт ветераны безне тормыш юлы белән таныштырды, мәдәният өлкәсендә дә, повар булып та хезмәт салган ул. Ахырда хәтирәләргә бирешеп, күзләре яшьләнде. – Киләсе елга 90 яшь тула. Улым хәрби операциядән исән-имин әйләнеп кайтып, миңа 90 ромашка бүләк итәм дип вәгъдә бирде, – ди ул. Аның бу изге, якты хыялы һичшиксез тормышка ашсын дигән теләктә калабыз. Өлкәннәрнең яшәгән бүлмәләре кып итеп тора: бөтен җирдә яңа ремонт, тәртип, урын-җирләре чиста. Ашханә ягыннан тәмле исләр танауны кытыклый. Әби-бабайлар көненә төрләндерелгән ризык белән көненә биш тапкыр тукландыралар. Без кайтырга чыкканда гына ашыгыч ярдәм машинасы килеп тутаган. Ул дәвалауга мохтаҗ булган өлкәннәрне район үзәк дәвахнәсенә ике тапкыр йөртә икән. Биредә аерым игътибарга мохтаҗ әлеге гражданнарны итәгатьле тәрбияләү өчен бөтен тырышлыгын, күңел җылысын, барлык күркәм сыйфатларын эшенә бирүче изге йөрәкле, хәстәрчел, игътибарлы, кеше хәленә керә белүче хезмәткәрләр тупланган. Өлкәннәр үзен тулы тормышта яшәүчеләрдән һич тә ким тоймасын, үз эченә йомылмасын өчен барлык тырышлыкларын юнәлтәләр. Җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләп калабыз!