+22 °С
Яңгыр
"Киләчәк лабораториясе" күргәзмәсендә укучылар гадәти уен форматында симуляторлар һәм мультимедиа технологияләре ярдәмендә үзләре өчен иң кирәкле һөнәрләрне ачтылар. Тәүдә һәр залда укучылар төп герой – профессор Нованың зур булмаган инструкциясен карадылар, шуннан соң алар сенсор панельләрдә биремнәрне чиштеләр. Биремнәрне дөрес чишү аларга һөнәри тармаклар белән таныштыручы видеоны ачарга мөмкинлек бирде. Шулай ук алар И. Якутов исемендәге паркта булдылар. Балалар төрле аттракционнарда йөрделәр, барысы да чарадан уңай хис-кичерешләр алдылар. Һәммәсе дә сәяхәттән бик канәгать калдылар!