Безнең районнан анда А. Живайкин һәм А. Байтимеров катнаштылар. Биредә узган ике көн эчендә алар үзләрен яңа яктан ачтылар һәм чын геройның кем икәнен күрсәттеләр. Герой кеше – кыюлык белән авырлыкларны җиңә, яңалыкка өйрәнә, башкаларга ярдәм итә, һәм, әлбәттә, якыннарын ярата.
Тантаналы ачылыштан соң балаларны һәм аларның әти-әниләрен иҗат, спорт, хәвефсезлек, робот техникасы, әйләнә-тирә дөнья һәм башкалар турында интерактив мәйданчыклар көтте. Алар анда актив катнашып, бу дөньяның төрле мөмкинлекләре белән танышты. Мәйданчыкларга булган катнашучыларга жетоннар таратылды, алар бу жетоннарны күңелле бүләкләргә алмаштыра алдылар. Яшь геройлар «ачык диалог» форматындагы очрашуда Эльбрус Нигъмәтуллин, Оскар Ситдыйков, Богдан Мозговой һәм, әлбәттә, Радий Фәрит улы Хәбиров кебек Башкортстан Республикасының акыллы, көчле, кыю ир-егетләренә сораулар әзерләделәр. Патриотик слетта катнашу балаларда онытылмаслык тәэссоратлар калдырды.