+22 °С
Яңгыр
Шушы көннәрдә яугир Илнур Мәүлитҗан улы һәм аның якыннары, Айдар һәм Розалина Макуловлар гаиләсе янгыннан зыян күргән гаиләгә беренчел кирәк-ярак продуктлары белән һәм акчалата ярдәм күрсәткән. Бу хакта райондагы Гаилә хезмәтенең “Бәйләнештә”ге социаль челтәре төркеме сәхифәсендә хәбәр ителә. “Сезнең игелегегез һәм юмартлыгыгыз үзегезгә меңләтә әйләнеп кайтсын. Сезгә иң юмарт, иң матур тормыш бүләкләре телибез, уй-ниятләрегез тормышка ашсын, өйләрегездә һәрчак мәхәббәт һәм иминлек хөкем сөрсен!” – диелә анда