Иске Бәшир урта мәктәбендә «Бәхетле елмаю – сәламәт организм» флешмобы чикләрендә белем бирү акциясе узды. 2024-2025 уку елында Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән чаралар календаре нигезендә Бөтендөнья авыз куышлыгы сәламәтлеге көне кысаларында мәктәптә “Бәхетле елмаю – сәламәт организм» флешмобы үтте. Бу көн #«Бәхетле елмаю – сәламәт организм» һәм #«Сәламәт гадәтләр – бәхетле елмаю» девизлары астында оештырыла. Иске Бәшир укучылары да әлеге белем бирү акциясендә активлык күрсәтеп, әңгәмәләрдә катнаштылар.
Флешмобның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын стоматологик сәламәтлеккә бәйле проблемаларга, укучыларның һәм әти-әниләрнең авыз куышлыгы авыруларын профилактикалау, иртә ачыклау һәм дәвалау алымнары, шулай ук аларның үсешенә китерә торган куркыныч факторлары турында хәбәрдарлыгын арттыруга юнәлтү.